Шəhри Чаллы

Чаллыда ир-ат узып баручыларга пычак белән ташлана

Алынган җәрәхәтләрдән 22 яшьлек егет реанимациядә үлгән.

Чаллыда ир-ат узып баручыларга пычак белән һөҗүм итә.

Бу хәл төнге сәгать икедә Сөембикә проспектындагы "Dum Balla" рестораны янында булган.

Яшьләрне хастаханәгә салганнар. 22 яшьлек егет реанимация бүлегендә үлгән. Тагын 24 яшьлек зыян күрүче табиблар күзәтүе астында.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене эзлиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: