Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иреклеләр хәрәкәте конкурсы узачак

Чара Чаллы шәһәренең иреклеләр берләшмәләре өчен коммуникатив мәйданчык оештыру һәм «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында инициативаларны тормышка ашыруның уртак планын формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Форум 26 ноябрьдә 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр «Нур» яшьләр үзәге базасында узачак.

Форумны оештыручылар - Яшьләр белән эшләү идарәсе, «Орион» яшьләр үзәге һәм Чаллы шәһәрендә иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге.

Чарада югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортларының ирекле берләшмәләреннән форумда катнашу өчен делегацияләнгән җитәкчеләре, лидерлары һәм активистлары катнаша.
Форумда катнашу өчен crd_chelny@mail.ru электрон почтасына гариза бирергә кирәк.
Элемтә өчен телефон: 8 927 047 99 08 (Зөбәирова Диләрә Гамир кызы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр