Чаллыда Карга боткасы бәйрәме уздырылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Карга боткасы бәйрәме уздырылды

Җиңү паркында шәһәрдәшләребез күп җыелган.

Җиңү паркында Карга боткасы бәйрәме үтте. Биредә «Чишмә» халыклар дуслыгы иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Рәис Мәүләвиев җитәкчелегендәге «Җәүһәр» ансамбле чыгышын тамашачылар җылы кабул итте.

Биредә кул осталарының эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. 
Көн салкынча булуына карамастан, бирегә байтак кеше җыелган. Аларның күбесе бәйрәмгә гаиләләре, балалары белән килгән иде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ял бәйрәм каргаботкасы

Нет комментариев