Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кыяга менү буенча шәһәр беренчелеге узачак

16 гыйнварда 15:00 сәгатьтә «Камснаб» бинасында (ГЭС п., «Центральная» тукталышы) шәһәр мәгариф учреждениеләренең яшь армия командалары арасында кыяга үрмәләү буенча беренче шәһәр беренчелеге узачак.

Ярыш Ватанны саклаучылар көненә багышлана. Спорт чарасында катнашу өчен шәһәрнең 12-15 яшьлек 63 уку йортыннан егетләр, катнаш командалар (егет һәм кыз) чакырыла. Команда составына ике катнашучы керә.
Катнашучылардан спорт киемнәре, уңайлы аяк киеме, табибтан белешмә сорала.
Гариза 14 гыйнварга кадәр ТР «ЮНАРМИЯ» хәрби-һава көчләре штабының электрон почта адресына loginovalb@mail.ru кабул ителә.
Белешмәләр өчен Телефон: 8-917-279-11-82

 

 

http://nabchelny.ru/news/34939

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев