Чаллыда машина сигнализациясе тавышын ишетеп йөгереп чыккан ир-ат үлгән
Ир-атның хәле киткән һәм ул кар көртенә егылган.
7 февральдә Чаллыда бер ир-ат машинасының сигнализация тавышын ишеткән һәм урамга йөгереп чыккан. Ул шунда ук вафат булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Кичке дүртләр тирәсендә 65 яшьлек ир-ат тәрәзәдән машинасының тавышын ишетеп ала. Ул ни булганын карарга дип урамга йөгерә.
Урамда ир-атның хәле кисәк кенә китә. Ул карга егыла. Ярдәмгә хатыны йөгереп чыга. Ул ашыгыч ярдәм чакыра. Пенсионер ир-атны коткара алмыйлар, ул табиблар һәм хатыны каршында вафат була.
Якынча версия буенча, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән. төгәл диагнозны судмедэкспертлар ачыклаячак, диелә хәбәрдә.
Чыганак: https://intertat.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев