Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җәмәгать территорияләрен җыештыру һәм агачлар утырту дәвам итә

Санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде. Төп эш төрләре - йорт яны территорияләрен һәм буш урыннарны чүп-чардан чистарту, газоннарны тырмалау, җәмәгать киңлекләрендә яфраклар җыю, агачлар һәм куаклар утырту, аларны санитар кисү.

Башкарма комитет хезмәткәрләре «Горзеленхоз» белән берлектә Тынычлык проспектыннан Мәскәү проспектына таба Халыклар дуслыгы проспектын яфраклардан җыештырдылар.
Үзәк районы хакимияте коллективы 43 комплекс ягыннан Х.Туфан проспекты буенча газоннар чистартуда катнашты. Поташов исемендәге техник колледж студентлары һәм Автозавод районы хакимияте хезмәткәрләре Тынычлык проспекты буенча яфраклар җыю оештырдылар. 0,6 гектардан 9 куб. м үсемлек калдыклары җыелган. 
ТИҮ активистлары 50, 51, 52, 46 комплексларда җәмәгать пространстволарын җыештыруда актив катнашты. 46, 52 комплексларда скверлар, 50 һәм 51 комплекс арасында парковка мәйданчыгы чистартылды.
«Автозавод» ИК МУП коллективы тарафыннан Солнечный парк территориясендә 67 куак һәм 26 нарат, шулай ук 67 кизильник куагы утыртылды. Кереселидзе бульвары территориясендә Автозавод районы хакимияте, 46-47 комплекслар ТИҮ һәм «Горзеленхоз» хезмәткәрләре катнашында 30 нарат утыртылды.
Яшьлек проспекты буенча 50 һәм 51 комплекс буйлап чүп-чар җыештырылды. Анда «Орион» яшьләр үзәгеннән һәм 50-51 комплекслар ТИҮ 25 кеше катнашты. 8 куб. м көнкүреш калдыклары җыелган.
Комсомол районы хакимияте белгечләре һәм «Горзеленхоз» тарафыннан Г.Тукай исемендәге яр буенда 70 юкә һәм миләш утыртылды. «Домико» оешмасы 17а/24 а, б йортлары янында Мәләкәс елгасы яр буе буйларын чистарту эшләрен үткәрде.  
«Электротехник» ИК коллективы 32/06 йорт тирәсендә 10 куак һәм 62/01 б һәм 32/01 б йортлары тирәсендә 10 агач утыртты.  
«Жилкомсервис» хезмәткәрләре 17/13, 1/13, 6/11 торак йортлары тирәсендә нарат, чыршы, өрәңге, алмагачлар утырттылар.
«Автобусник» гараж-төзелеш кооперативы, «Магнит» кибете (4 к-с, «Студентлар урамы» тукталышы), «Пятерочка» кибете (Зяб, 6 к-с), 1 нче стоматология поликлиникасы һ. б. хезмәткәрләре янәшәдәге территорияләрен чүп-чардан һәм яфраклардан чистарттылар. Җәмәгать киңлекләрендә эшләр башкарылды: Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре скверында, Орловка поселогы ягыннан Нариманов урамында, үзәк шәһәр китапханәсе янындагы скверда чүп-чар җыештыру. Өмәләрдә укучылар, студентлар, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре катнашты.  
Мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, идарәче компанияләр, оешмалар һәм предприятиеләр территорияләрне үсемлек калдыкларыннан һәм чүп-чардан чистарту, агачлар, куаклар утырту буенча эшләр алып баралар.
Өмә барышында «Челныстройремонт», «Камстройсервис», «Паритет», «Яшьлек-Фон», «Ремжилстрой», «Электротехник» ИК, «Строим Будущее» ИК, предприятие һәм оешмалар, «Нук «Жилэнергосервис», «Булгарпиво», «Пятерочка» кибете, «Лотос» кибете, «Яр Чаллы картиналар галереясы»  «56 комплекс» ТИҮ,  «31 комплекс» ТИҮ, «39 комплекс» ТИҮ, «Гренада 4,5» ТИҮ, «Үзәк 37» ТИҮ, белем бирү учреждениеләре актив катнашты.
Көзге чорда Чаллыда барлыгы 6 605 яшел үсенте утыртылды.
Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология агач акция пластик чимал