Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда үткән Пятачок-Сабан туе бәйрәмендә әтәч кудылар - ФОТОРЕПОРТАЖ

Бу җәйдә инде өченче тапкыр оештырылучы әлеге чара бу юлы аеруча истәлекле булды. Ул халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе рәвешендә үтте.

“Шәһри Чаллы” газетасы милләттәшләребезне “Җиңү” паркына кабат Пятачок бәйрәменә җыйды. Бу җәйдә инде өченче тапкыр оештырылучы әлеге чара бу юлы аеруча истәлекле булды. Ул халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе рәвешендә үтте. 

Бәйрәмгә килүчеләр, яшьлек елларын искә алып, җырлап-биеп кенә калмадылар, ә төрле милли уен бәйгеләрдә осталыкларын да сынадылар. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, сулы таста бию – әнә шуларның берничәсе. Аеруча, халыкны әтәч куу уены үзенә җәлеп итте. Кетәклек хуҗасы исә үзен иң өлгер һәм җитез ике тамашачыга гына тоттырды. Нәтиҗәдә, әтәчләрнең берсе Минзәләгә китте, икенчесе исә Чаллыда калды. 

Чарада шулай ук “Шәһри Чаллы”ның социаль челтәрләрдәге проектында җиңүчеләрне тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

Әйтергә кирәк, пятачокларны шәһәр халкы гына түгел, сәнгать әһелләре, эстарада йолдызлары да үз итте. Бу юлы тамашачыларга ТР атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, шәһәребезнең моңлы сандугачы Сәрия Нәбиуллина үзләренең дәртле чыгышларын бүләк итте. 

Оештыручылар белдерүенчә, 70-80 елларда шәһәр төзелешендә армый-талмый тир көче түккән милләттәшләргә хөрмәт йөзеннән кабат кайтарылган әлеге проект бик уңышлы булды. Чарадан-чарага артып торучы тамашачылар саны моның ачык бер мисалы. Узган пятачокларга 500 гә якын кеше килгән булса, бу юлы инде аларның саны 800 гә якын иде. Халык фикерен истә тотып “Шәһри Чаллы” газетасы әлеге чараны җәй ахырына кадәр уздырырыга исәп тота. Киләсе чара августка планлаштырылган.

Әлеге бәйрәмнән тулы репортаж газетаның 13 июль санында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм җәй пятачок