Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Роспотребнадзор эпидемиягә каршы кагыйдәләрне бозучыларны ачыклауны дәвам итә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хуҗалык итүче субъектларда: сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, медицина оешмаларында, белем бирү учреждениеләрендә, сәнәгать предприятиеләрендә эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен контрольдә тоту эшен дәвам итә.

Эш нәтиҗәләре турында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нафигуллина сөйләде: «Леони Рус» сәнәгать предприятиесендә закон бозу ачыкланды. Дезинфекция үткәрү барлык эш бүлмәләрендә дә оештырылмаган, исәп журналындагы нәтиҗәләр теркәлми. Юридик затка административ хокук бозу турында кодексының 6.3 статьясының 1 өлеше буенча беркетмә төзелде. Шулай ук чит илләрдән килгән гражданнар белән эш дәвам итә. ПЦР-тест тапшырмаган физик затларга 6.3 статьясының 2 өлеше буенча ике беркетмә төзелде.
Хезмәт коллективларында контроль-күзәтчелек чаралары үткәргәндә COVID-19дан вакцинация үтү буенча профилактик эш алып барабыз. Бу атнада сайлау участокларында эпидемиягә каршы чараларны үтәү буенча тикшерүләр башлыйбыз», – дип хәбәр итте ул.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җаваплы затлардан сайлау участокларын санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп барлык кирәкле саклану чаралары белән тәэмин итүне контрольдә тотуны сорады.

«17, 18, 19 сентябрьдә 8:00 сәгатьтән 20:00гә кадәр сайлау участокларында сайлаучылар саны күп булыр дип көтелә. Сездән һәм сезнең хезмәткәрләрдән эпидемиягә каршы барлык чараларны оештыру мәсьәләләрен тагын бер кат каравыгызны үтенәм. Сайлаучылар килә торган җирдә тәртип булырга тиеш: кулларны махсус эшкәртү, саклагыч битлекләр, дистанция үтәлү. Бу башка хезмәтләргә дә кагыла: җәмәгать тәртибен саклаучыларга да, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләргә д», – дип ассызыклады мэр.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган 3 586 очрагы теркәлгән.
Шәһәрдә шулай ук коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә: беренче компонент белән 124 279 кеше, икенче компонент белән – 108 380 кеше вакцинацияләнгән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус