Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Сиделка” проекты тормышка ашырыла башлады

Үзәк хезмәткәрләре “сиделка” (утырып торучы) ярдәменә мохтаҗ өлкәннәргә һәм инвалидларга гигиена процедуралары үткәрәләр, көнкүреш эшләрендә булышалар.

“Демография” илкүләм проекты кысаларында агымдагы елның апреленнән “Сиделка”  проекты старт алды. Чаллыда, дәүләт гранты ярдәме белән, әлеге проектны  коммерциянеке булмаган “Содействие” автоном үзәге тормышка ашыра. Үзәк хезмәткәрләре “сиделка” (утырып торучы) ярдәменә мохтаҗ өлкәннәргә һәм инвалидларга гигиена процедуралары үткәрәләр, көнкүреш эшләрендә булышалар. Шулай ук азык-төлек сатып алу һәм китерү, азык әзерләү, ашату, дару бирү дә  алар вазифасына керә. Әлеге хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проект

2
X