Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда табиб-хирургта наркотиклар тапканнар

27 яшьлек табиб дәүләт балалар медицина учреждениесендә эшли.

«Челнинские известия» басмасы язуынча, 1 октябрьдә кичке дүрттә Сидоровка бистәсендә оператив-тикшеренү чарасы вакытында полиция хезмәткәрләре игътибарын бер егет җәлеп иткән.

Табиб-хирург булып эшләүче егетнең чалбар кесәсеннән каты матдә салынган төргәк табылган. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, 2,37 грамм авырлыктагы әлеге матдәнең наркотик, гашиш, булуы ачыкланган.

Чаллылы кулга алынган. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

http://maydan.tatar/challyda-tabib-xirurgta-narkotiklar-tapkannar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев