Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын 9 кеше кеше ковид йоктырган,

Иң күп авыручылар (29 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә.

Узган тәүлектә Татарстанда 91 кеше коронавирус йоктырган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калган очракларда ковид-авыру белән аралашучылар  авырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«38 кеше хастаханәдә, 53 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Иң күп авыручылар (29 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләрдән уналтышар кеше авырый. Татарстанда авыручылар арасында 18 яшьтән яшьрәк һәм 90 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында берәр очрак теркәлгән.

Коронавирус белән авырый торган 46 кеше Казанда яши. Чаллыда 9 кеше кеше ковид йоктырган, Буа районында — 8, Яшел Үзәндә -5, Баулы һәм Түбән Камада — өчәр очрак, Биектау, Кукмара һәм Ютазы районнарында — икешәр очрак. Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Лениногорск, Меделеевск һәм Питрәч районнарында берәр кеше чир йоктырган.

Республикада пандемия башланганнан алып, ковид йоктыруның 14 меңгә якын очрагы ачыкланган. Гомумән алганда, 10 800 кеше (узган тәүлектә — 23) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев