Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Татар кызы - 2021" бәйгесенең финалы үтте

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасында башлангыч сыйныфта укучы кызлар арасында ”Татар кызы - 2021” бәйгесенең финалы үтте.

Шәһәр мәктәпләреннән 9 кыз үз көчләрен сынадылар. Быелгы бәйге Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге еллыгына багышланган иде.
Бәйгенең төп максаты - туган телебезне,  халкыбызның гореф-гадәтләрен,  мәдәниятен саклау һәм үстерү булды. 
«Татар кызы - 2021» исеменә 2нче гимназия укучысы Регина Кәлимуллина лаек булды.

 

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


конкурс

Нет комментариев