Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар телен саклау хакында сөйләшәчәкләр

Шәһәребездә «Хәзерге чор шартларында рухи тормышыбызның үсешен тәэмин итүдә матбугат чаралары һәм татар телендә белем,тәрбия бирү мәсьәләләре»  темасына түгәрәк өстәл һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы үтәчәк

 Бүген Яр Чаллы шәһәренә ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов килә. Ул  «Хәзерге чор шартларында рухи тормышыбызның үсешен тәэмин итүдә матбугат чаралары һәм татар телендә белем, тәрбия бирү мәсьәләләре»  темасына түгәрәк өстәлдә, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасында катнашачак. Әлеге чараларда катнашучылар исемлегендә  ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, ТР язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдула, халык язучысы Марсель Галиев, "ТАТМЕДИА" АҖнең генераль директоры Шамил Садыйков, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, ТР Дәүләт Советы  депутаты Марсель Мингалимов, Башкортстаннан Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов, "Тулпар" журналының бүлек мөдире Дилбәр Булатова, ТР һәм БР халык  артисты Фән Вәлиәхмәтов та бар. Түгәрәк өстәл 2 гимназиядә уза, ә премия тапшыру танатанасы - «Энергетик» мәдәният сараенда.

Фотода:Чаллыда нәшер ителүче басма матбугат һәм татар балаларының иҗат эшләреннән торган күргәзмә

Фото авторы - М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия директоры Айдар Гарифуллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев