Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яңа ел чыршыларын эшкәртүгә тапшырып була

Ылыслы агачлар ай ахырына кадәр кабул ителә.

Чаллыда Идел буе экология компаниясе Яңа ел чыршыларын кабул итә башлады.
Теләге булган һәр кеше ылыслы агачларын алып килеп, махсус контейнерда калдыра ала. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.
Идел буе экология компаниясе җыелган агачларны Татарстанның фермерлык хуҗалыкларына тапшыра, анда агачның ылыслары һәм кайрысы терлекләр өчен витаминлы азык була, агач кәүсәсе аска җәю өчен эшкәртелә. Шулай ук агачлар ягулык сыйфатында да кулланыла.
Чаллыда ылыслы агачларны 31 гыйнварга кадәр Автосборочный проезд 29/63 адресы буенча кабул итәләр. 

Фото: chelny-online.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыршы сату