Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда янгын вакытында балалар вафат булган йорт янына мемориал урнаштырганнар

4 августта янгын вакытында балалар вафат булган подъезд янына Чаллының Үзәк районы администрациясе мемориал куйды.

Өстәлдә балалар уенчыклары – машина һәм йомшак аю, шулай ук берничә кызыл роза ята. Урынга шәһәр мэры Наил Мәһдиев та чыкты. 

- Балаларны бер минутка, бер секундка да калдырып торырга да ярамый. Алар - олы бәхет. Сабыйларны сакларга кирәк. Барысына да олылар гына җавап бирә. Әти-әниләр шуны онытмасыннар иде. Бу фаҗига бар кешене тетрәндерде. Бу бөтенебез өчен дә олы кайгы, - дип билгеләп үтте мэр. 

Искәртеп узабыз, фаҗига 4 август 18 сәгать 40 минутта 43нче комплекста булды. Бер бүлмәле фатир балконындагы янгын нәтиҗәсендә 2 һәм 4 яшьлек ике баланың гомере өзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев