Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда янгын вакытында пенсионер һәлак булган

Аның гәүдәсен фаҗигадән соң бер тәүлек узгач табып алалар

Кичә 6.27 сәгатьтә ГЭС бистәсендә 8 / 2А йортында яшәүчеләр «112» телефоны буенча подъездда яндырылган резина исе килүенә шалтыратып зарлана. Коткаручыларның дежур сменасы 7,5 катта урнашкан бер бүлмәле фатирга ишеген ватып ачарга мәҗбүр була. Эчендә зур булмаган янгын булуы ачыклана – әйберләр янган, шулай ук 64 яшьлек торак хуҗасының үле гәүдәсе табыла, ул бер тәүлек элек вафат булган. Янгынның сәбәбе-сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән.

 

Чыганак:Челнинские известия

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев