Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшүсмернең автобустан егылып төшүе буенча прокуратура тикшерү башлаган

Автобустан төшерелгән кадрларда берничә баланың машинаның арткы ишеген ачуы һәм арадан берсенең урамга сикерүе күренә.

Социаль челтәрләрдә Чаллыда маршруткадан яшүсмернең егылып төшүе турында видео пәйда булды.

Егылып төшкәннән соң, егет сикереп тора да кача. Автобустан төшерелгән кадрларда берничә баланың машинаның арткы ишеген ачуы һәм арадан берсенең урамга сикерүе күренә.

Әлеге факт буенча Чаллы прокуратурасы тикшерү үткәрә.  Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләвенчә, пассажирлар ташуны оештырганда иминлек таләпләрен үтәү тикшереләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев