Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юл һәлакәтендә машина йөртүче хатын-кыз һәм 4 яшьлек бала зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Чаллының Мәскәү һәм Халыклар дуслыгы проспектлары чатында булган.

Чаллыда чит ил маркалы автомобильләр бәрелешү аркасында йөртүче хатын-кыз һәм 4 яшьлек бала зыян күргән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте 5 сентябрьдә кич белән Чаллының Мәскәү һәм Халыклар дуслыгы проспектлары чатында булган. 23 яшьлек егет идарә иткән "Мицубиси Лансер" автомобиле 32 яшьлек хатын-кыз йөрткән "Мерседес" белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче хатын-кызның уң як беләге сынган, салондагы 4 яшьлек малайның баш сөяге имгәнгән, баш мие селкенгән. Зыян күрүчеләрне "Ашыгыч медицина ярдәме" хастаханәсенә озатканнар.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171031/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев