Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юлларны ябып торачаклар

Дәүләт юл хәрәкәте инспекциясе машина йөртүчеләргә үз маршрутларын алдан планлаштырырга киңәш итә.

6, 7 һәм 8 майда, Җиңү парады репетицияләре үткәрү сәбәпле, 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Муса Җәлил проспектында юл хәрәкәте чикләнәчәк. Юлны Үзәк урамыннан алып Батенчук урамына кадәр ябачаклар. 

Исегезгә төшерәбез, 9 майда 7:00 сәгатьтән 11:30 кадәр Муса Җәлил проспекты буенча Казан проспектыннан алып Үзәк урамына кадәр ике юнәлештә дә хәрәкәт чикләнә. Бәйрәм көнендә Муса Җәлил проспекты буенча трамвайлар хәрәкәте интервалы өч-биш минутка кадәр кыскартылачак, ә автобуслар төнге 12-гә кадәр йөриячәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев