Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы WorldSkills ярышларында фармацевтлар ярышты

Татарстанда урта махсус уку йортлары студентлары өчен WorldSkills Russia төбәк чемпионаты башланды. Анда республика буенча 1,8 меңнән артык конкурсант катнаша, алар 260 компетенция буенча осталыкларын сынаячак. Ярышлар җөмһүриятебезнең 16 шәһәрендә һәм бистәсендә үтәчәк. Шушы көннәрдә Чаллының медицина көллияте базасында да «Фармацевтика» компетенциясе буенча II төбәк чемпионаты үткәрелде. Ул 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Уку йортына Татарстанның төрле медицина учреждениеләрендә белем алучы студентлар җыелган иде. Алар Чаллыдан тыш Казан, Минзәлә, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләреннән килгән. 
«Фармацевтика» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында безнең шәһәрне медицина көллиятенең 4нче курсында белем алучы Алинә Смоленцева тәкъдим итте. Чемпионат башланыр алдыннан аның белән бераз әңгәмә кордык. 
– Әлеге чемпионатта катнашуыма һәм үзебезнең шәһәрне мондый мәртәбәле чарада күрсәтә алуыма – чиксез шатланам һәм горурланам. Сайлап алу турында безнең көллияттән 6 студент катнашты, алар арасыннан иң яхшы дип мине таныдылар. Ә чемпионатка килгәндә әзерлек бик озак барды. Без – минем укытучыларым белән зур тырышлык күрсәтеп, бөтен нечкәлекләргә дә игътибар биреп әзерләндек. Мин дару препаратларын җитештерү модулендә үз көчләремне күрсәтәчәкмен. Чемпионатта лаеклы урын алуыма ышанам, – дип уй-фикерләре белән уртаклашты Алинә. 
Медицина көллияте базасында уздырылган WorldSkills Russia төбәк чемпионатының баш эксперты Флүзә Әбсәләмова Татарстанда «Фармацевтика» компетенциясе буенча бәйге икенче ел гына уздырылуын билгеләп үтте. Моннан тыш, 2020 елда, шулай ук медицина көллияте студенты Лаура Сәмигуллина Россия беренчелендә катнашып, алтын медаль белән бүләкләнүен дә искә төшерде.
– Экспертлар катнашучыларның фармация өлкәсендәге тиешле белемнәрен ныклап тикшерәчәк. Чемпионат кысаларында безнең катнашучылар 3 дару формасы – сыек, микстура һәм мазь ясарга, ягъни уйлап чыгарырга бурычлы. Аларга ул даруларны сыйфатлы итеп әзерләп күрсәтергә, тикшерергә һәм саклау урыннарын дөрес итеп билгеләп, урнаштырып куярга да кирәк булачак. Без монда катнашучыларның игътибарлыгына да, дарулар белән дөрес эшләү тәртибенә дә, процесс барышында үз-үзләрен тотышына да игътибар бирәчәкбез. Бөтенесе дә энәсеннән җебенә кадәр тикшереләчәк. Моннан тыш, алар поставщиктан дип әйтик инде, дөрес итеп тикшереп, товарны кабул итеп алырга, соңыннан исә саклау вакытларын һәм урынын билгеләп, аны да урнаштырып куярга бурычлы булачаклар. Беренче учет документларын да тутырачаклар, – дип сөйләде безгә Флүзә Миргалиевна.                  
Чемпионат нәтиҗәләре буенча WorldSkills Russia Бөтенроссия ярышларында Татарстан данын яклаячак республиканың иң яхшы урта уку йортлары студентлары ачыкланачак. Алар безнең илне 2022 елның май аенда Мордовия Республикасы башкаласы – Саранск шәһәрендә узачак милли чемпионатның финалында тәкъдим итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр