Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга мәртәбәле кунаклар килде

Чаллыга эш визиты белән Пенза өлкәсеннән «Станкомашстрой» ҖЧҖ генераль директоры, «Локомотивы Роста» проектының төбәк координаторы, «Станкоинструмент» ассоциациясенең директорлар советы әгъзасы, өлкәнең закон чыгару Җыены депутаты Олег Кочетков килде.

Аның катнашында Хакимияттә узган очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге турында сөйләде. Инвестор Чаллыда станоклар төзүне үстерергә әзер булуын белдерде. Очрашудан соң Олег Кочетков, ТР да машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров белән бергә «Үсеш» сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр