Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар ашыгыч ярдәмен ялларда күбрәк чакырган

Эш көнендә диспетчерлык хезмәтенә уртача 350 гә якын шалтырату килә.

Узган тәүлек эчендә Яр Чаллыда шәһәрлеләр ашыгыч ярдәмне 908 тапкыр чакырдылар. Бу гадәти көннәр белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк.

Быел эш көнендә диспетчерлык хезмәтенә уртача 350 гә якын шалтырату килә, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Шикаятьләр арасында ешрак ютәл, температура, йомшаклык һәм гомуми авыру яңгырый. ОРЗ, ОРВИ һәм пневмония диагнозлары өстенлек итә.

Чакыруларга 30 бригада чыга, алар зур йөкләнеш белән эшлиләр.

Исегезгә төшерәбез, соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 48 яңа коронавирус очрагы расланган. Россия буенча барлыгы 16 710 авыру ачыкланган.

Чыганак:Реальное время. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев