Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар балалы гаиләләргә альтернатив ярдәм, чүпне аерым җыю һәм интерактив online мәктәпләр идеяләрен тәкъдим итә

Стратегик инициативалар сайтында республикада яшәүчеләрдән «Татарстан 2030» программасына керәчәк тәкъдимнәр кабул итү дәвам итә. Башкарма комитетның мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе шәһәрдәшләрнең тәкъдимнәрен өйрәнде. Шуларның беничәсен тәкъдим итәбез.

1 нче инициатива - Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме

Чаллыдан бер ханым Татарстанның  күп балалы гаиләләре өчен альтернатив ярдәм күрсәтү мөмкинлеге итеп: гаиләнең ипотека кредитын түләү өчен файдаланырга, ипотека кредитының яки төзелеш кредитына беренче керем буларак кертергә мөмкин булган торак сертификатын әзерләүне  тәкъдим итә.

2нче инициатива - Аерым чүп җыю системасы

«Һәр иртән мин эшкә барырга урамга чыккач, һәр подъезд төбендә 3 яки 4 чүп белән тулы баклар күрәм. Алардан сасы ис аңкый. Чүпне аерып җыярга өйрәнүчеләр аз булуын аңлыйм, шулай да, һәркемнең ишегалдында махсус тамгаланган контейнерлар торса, ул шәһәр халкын игътибарсыз калдырмас иде», –  дип борчулары бүлешә Чаллыдан Лилия.

Инициатива авторы, һәр торак йорт каршында чүпне аерым җыюны тәэмин итү системасы программасын булдырырга тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, күп илләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп, иң яхшы идеяләрне җыярга һәм аларны Татарстанда тормышка ашырырга кирәк.

«Товарларны кулланудан тыш, кешеләр әйләнә-тирә мохит өчен җаваплылык тоярга тиешләр, ә гомуми системадан башка бу мөмкин түгел. Чүпне аерым җыю системасы бөтен Татарстан буенча кертелергә тиеш», – дип ассызыклый ул.

3 нче инициатива - Интерактив online мәктәпләр булдыру

Интерактив online мәктәпләрдә укыту читтән торып (укучы өендә компьютер каршында)башкарыла, ә лекцияләр укытучылар тарафыннан алдан ук яздырылып куела. Биремнәр һәм контроль эшләр онлайн тутырыла һәм махсус программа буенча тикшерелә.

Һәр чаллылы республиканың киләчәгенә үз өлешен кертә ала. Иң яхшы инициативалар ТРның 2030 елга кадәр булган социаль-икътисади стратегиясенә кертеләчәк. Татарстанның үсеше буенча үз тәкъдимеңне  стратегик инициативалар сайтында калдырырга кирәк. Шунда ук үзеңә ошаган идея өчен тавыш бирү мөмкинлеге дә бар.  

 

http://nabchelny.ru/news/33536

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев