Чаллылылар бильярд буенча Татарстан чемпионнары исемен яуладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар бильярд буенча Татарстан чемпионнары исемен яуладылар

Шәһәрдә бильярд буенча Татарстан чемпионаты узды. Яшел сукнадагы баталияләрдә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск, Лениногорск, Алабуга һәм Әгерҗедән 52 ир-ат һәм 10 кыз катнашты.

Җиңүче кубогыннан тыш, приз фонды ир-атлар өчен 16 призлы урынга 100 мең сум һәм хатын-кызлар арасында 4 призлы урынга 15 мең сум тәшкил итте.
Нәтиҗәдә, ир-атлар турнирында - Чаллы егете Илдар Вахитов, хатын-кызлар турнирында Элина Горыславец җиңде.

Фото: ВК

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


уен спорт

Нет комментариев