Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны «БикаФест» музыкаль-шигъри фестивалендә катнашырга чакыралар

13 ноябрь көнне 14:00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәгендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге ХVII республика яшьләр музыкаль-шигъри фестиваленең зона этабы узачак. Фестивальдә 12-22 яшькә кадәрле аерым башкаручылар да, шул яшьтәгеләрдән торган коллективлар да катнаша ала.

Фестиваль номинацияләре – «Музыкаль юнәлеш»: «Иң яхшы җылаучы автор-башкаручы», «Иң яхшы коллектив-җыр башкаручы», «Татар халык җырларын иң яхшы башкаручы», «Татар композиторлары әсәрләрен башкаруда иң яхшы академик вокал».
«Шигъри юнәлеш»: «Үз әсәрен яттан иң яхшы укучы» (поэзия, проза, әдәби-музыкаль композиция), «Башка авторларның әсәрләрен яттан иң яхшы укучы» (поэзия, проза, әдәби-музыкаль композиция).
Зона этабында катнашу бушлай. Зона этабы финалистлары 8-9 декабрьдә Казанда Рөстәм Бикмуллин исемендәге XVII республика яшьләр музыкаль-шигъри фестиваленең икенче этабында бушлай катнашачак.
Гаризалар  әлеге электрон адреска:mczaman@mail.ru кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 57-08-70 телефоны буенча алырга мөмкин.

 

http://nabchelny.ru/news/34358

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев