Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны Әҗмәкәй поселогына спорт бәйрәменә чакыралар

Якшәмбе көнне «Наиком Арена» спортның техник төрләре стадионында каргизгечләрдә кросс-сноубайк һәм кросс буенча Россия Чемпионаты узачак. Ярышларны ачу тантанасы 11:00 сәгатьтә планлаштырыла. Чара 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының мотоциклл спорты федерациясе рәисе Наил Хөббәтуллин хәбәр итте.

«Бу бик мавыктыргыч чара. Узган ел ярышлар шулай ук февраль аенда үткәрелгән иде. Былтыр -28˚ салкын иде, быел нибары -5˚ булыр дип фаразлана. Без шәһәребез халкын, спортның техник төрләрен яратучыларны, ярышларга чакырабыз. Трибуналарыбыз алты мең тамашачыга исәпләнгән. Җылынырга, капкалап алырга кафе бар. Тюбинг-парк, балалар өчен күңел ачу чаралары да оештырыла. Узышчылар искиткеч тамаша күрсәтәчәк. Керү бушлай. Парковка зур», - диде ул.

Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән йөзләп профессиональ спортчы катнашачак. Һәр узышта 15-20 катнашучы булачак. Наил Хөббәтуллин аңлатып узганча, чемпионат кысаларында оештыручы һәвәскәрләр арасында узыш үткәрергә хокуклы. Шуңа күрә ярышларда профессионал булмаган Яр Чаллы командасы катнашачак.

Җиңүчеләргә кубоклар һәм медальләр тапшырылачак, ә тамашачылар арасында призлар уйнатылачак, төп бүләк – «Наиком» АЗС челтәреннән 1000 литр бензин. Ярышның бюджеты – спонсорлар акалары.

Ярышларга шәхси транспорттан тыш, Тимерчелек заводыннан кузгалучы 112 маршрут автобусында да килергә мөмкин. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт