Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны профильле махсус дәрестә катнашырга чакыралар

2021 елның 23 июлендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында дәрес узачак.

Дәресне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле “18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балалар һәм инвалидлар өчен мәдәни-ял итү чаралары” дигән темага үткәрә. Катнашу өчен WhatsApp мессенджерында төркемгә сылтама буенча махсус төркемгә кушылырга кирәк. WhatsApp төркеменә керү өчен чакыру: https://chat.whatsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeUx 
Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый белем бирүгә юнәлдерелгән социаль проект 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Быелгы чара Россия Федерациясендә балачакның ун еллыгына багышлана һәм «18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларның һәм инвалидларның ата-аналарын үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә мохтаҗ булган менталь һәм башка хокук бозулар белән Бөтенроссия оешмасы» ҖЧҖ ярдәмендә уздырыла.

Фото: солёнка.рф
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәрес