Яңалыклар тасмасы

Чаллының 30 проценты – яшьләр

Шәһәрдә 9 яшьләр сәясәте оешмасы 13 төп юнәлеш буенча эшли. Болар арасында 4 яшьләр үзәге, 28 яшүсмерләр клубы, 14 хоккей корты, 4 социаль оешма бар.

«Яшүсмер» («Подросток») яшьләр үзәгендә 70 түгәрәк һәм секция эшли, аларда 2700 яшүсмер шөгыльләнә. 

Узган елда 5 стационар лагерь базасында 7265 бала ял иткән, шуларның 480 – аз керемле гаиләләрдән булган балалар, мөмкинлекләре чикле балалар һәм социаль яктан куркыныч хәлдә калганнар.

«Диалог» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенә 10 меңнән артык яшүсмер мөрәҗәгать иткән. Үзәк хезмәткәрләре 22 баланы үз-үзенә кул салудан коткарган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев