Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 35 еллык йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт бара

Шәһәрнең йогышлы авырулар хастахәнәсе 1986 елда кулланылышка тапшырылган. Ул республикабызда йогышлы патология һәм сулыш органнары авырулары белән квалификацияле ярдәм күрсәтү буенча иң эре сәламәтлек саклау оешмаларының берсе.

2015 елдан 2018 елга кадәр йогышлы авырулар хастаханәсе «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» һәм «Россиянең 100 иң яхшы товары» Бөтенроссия конкурсларының номинацияләрендә лауреат һәм дипломант булды. 
Хастаханә шәһәрдән тыш тагын 17 районга, ягъни Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешенә хезмәт күрсәтә. Биредә барлыгы 349 хезмәткәр эшли. 
– Пандемия башыннан бирле минем бер хезмәткәрем дә ковид белән авырмады, чөнки алар барысы да прививка ясаткан, – ди хастаханәнең баш табибы Ришат Ногманов. – Ләкин алар эмоциональ яктан талчыгалар, шуңа күрә бер-ике айга ял сорыйлар. Каршы килмибез, чөнки хезмәткәрләребезне югалтасы килми, ялдан соң алар тагын җиң сызганып эшлиләр. 
Шифаханәнең гомуми мәйданы 30 801,4 квадрат метрны тәшкил итә, ул биш корпустан тора – «А», «Б», «В», «Г», «Д». 35 еллык бина өчен бу беренче капиталь ремонт, ул 2018 елда башланды һәм этаплап бара. 
2018-2020 елларда В корпусында 773,2 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Корпус бинасы яңартылды, медицина һәм технологик җиһазлар сатып алынды. 
Бүгенге көндә ремонт эшләре Б блогында бара. Фасадны урнаштыру, эчке эшләр, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, медицина кислород белән тәэмин итү системасын һәм вакуумны монтажлау эшләре башкарыла. Биредә эшләр 85 процентка башкарылган. Ел ахырына кадәр объекттагы ремонт эшләрен тәмамларга планлаштыралар. 
– Хастаханәнең Б блогындагы бүлек ике зонага бүленгән. Бу хастаханә эчендәге инфекцияне таратмас өчен эшләнгән. Хастаханәнең гадәти өлешендә хезмәткәрләр формада эшлиләр, икенче өлешендә – махсус саклагыч костюмнарда. Алар арасында ординатор бүлмәсе эшләячәк, анда авыруларның электрон тарихын, кәгазь документларны кулланмыйча гына тутырачаклар.
– Икенче катта балалар бүлеге, өченче катта – өлкәннәр бүлеге, бүгенге көндә ул «кызыл зона»га әйләнәчәк. Һәр палатада кондиционерлар, микроволновкалар, телевизорлар, суыткычлар булачак. Медицина җиһазларыннан консольләр урнаштырылды. Коронавирус белән бәйле вәзгыятьне исәпкә алып, һәр консольгә ике кислород ноктасы тоташтырылды – бу кислородны ике койкага бирү өчен кирәк, – ди Ришат Ногманов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт