Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Автозавод районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе тәмамланды

Автозавод районында ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе тәмамланды.

Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп яшендәге балалар, шулай ук инвалид ата-аналар һәм инвалид балалар шәһәр Советы депутатлары Вадим Матюшин, Сергей Снарский, Виктор Поляков, Жанна Хәлиуллина һәм Айрат Нәбиевтан ярдәм алдылар.
Акциядә күп кенә предприятиеләр һәм коммерцияле оешмалар актив катнашты. Әйтергә кирәк, әлеге чара яхшы традициягә әйләнеп китә алды. Бу акция ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысын да бергә берләштерә һәм берәм ныклы итә. 

Фотолар: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп