Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының "Азатлык" мәйданында Яңа елны бәйрәм иттеләр

Биредә шәһәребезнең сәнгать әһелләре шәһәрдәшләребезне искитмәле концерт номерлары белән куандырды. 

Гадәттәгечә, 31 декабрь кичендә Яр Чаллы шәһәренең "Азатлык" мәйданында Яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары үтте. Һава торышының уңай торуы сәбәпле бәйрәм итәргә килүчеләр дә күп иде. Төп тамаша  20:00 сәгатьтә башланып китте. Биредә шәһәребезнең сәнгать әһелләре шәһәрдәшләребезне искитмәле концерт номерлары белән куандырды. 

Шәһәрдәшләрне якынлашып килүче Яңа ел белән Яр Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиев котлады. Төгәл 22:00 сәгатьтә Яр Чаллы күген Яңа ел салюты бизәде. Аннары шәһәрдәшләребез төрле көйләргә кушылып биеделәр, җырладылар, уен-бәйгеләрдә көчләрен сынадылар. 

фото: nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев