Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Мәләкәс аръягы микрорайонында Яңа ел чыршысы утлары кабынды

Мәләкәс аръягында чыршы ачу бәйрәме узды. Күңелле конкурслар һәм уеннар белән бәйрәм программасы күп кенә микрорайон яшәүчеләрен җыйды.

Бәйрәм белән чаллылыларны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котладылар. 
"Эврика" мәдәният үзәге артистлары бәйрәмдә катнашучыларга матур номерлар, күңелле ярышлар бүләк иттеләр.
Балалар өчен боз тавы ясаганнар, аттракционнар урнаштырганнар, уен мәйданчыклары оештырганнар. Быел мәйданчыкта «Теләкләр трамвае» барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел