Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Си­до­ров­ка­ бистәсендә ФАП ачылды

Фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты дә­ү­ләт прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да тө­зел­де. Мо­ның өчен рес­пуб­ли­ка­дан 4,8 млн сум ак­ча бү­леп би­рел­де.

Си­до­ров­ка бис­тә­сен­дә яшә­ү­че­ләр өчен фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты ачыл­ды. Тан­та­на­да Чал­лы баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Илья Зу­ев, ТР Дә­ү­ләт Со­ве­ты де­пу­та­ты Мар­сель Мин­га­ли­мов, сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се баш­лы­гы Алек­сандр Ни­ко­ла­ев, 2нче хас­та­ха­нә­нең баш та­би­бы Азат Фәт­хет­ди­нов кат­наш­ты.

 

Фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты дә­ү­ләт прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да тө­зел­де. Мо­ның өчен рес­пуб­ли­ка­дан 4,8 млн сум ак­ча бү­леп би­рел­де.

Ике ел элек по­се­лок­та яшә­ү­че­ләр шә­һәр мэ­ры На­ил Мәһ­ди­ев бе­лән оч­ра­шу­да  ме­ди­ци­на объ­ек­ты­ның ки­рәк­ле­ге ту­рын­да әй­теп үт­кән иде.

– Бу бик күп­тән­нән кө­тел­гән ва­кый­га. Шә­һәр­дәш­лә­ре­без­нең сә­ла­мәт­ле­ген кай­гыр­ту йө­зен­нән без мо­ны Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов яр­дә­ме бе­лән баш­ка­рып чык­тык. Би­ре­дә һәр көн бел­геч­ләр та­ра­фын­нан бар­лык төр яр­дәм күр­сә­те­лә­чәк. Бу про­ект­ны тор­мыш­ка ашы­ру­да кат­наш­кан бар­лык ке­ше­ләр­гә рәх­мә­тем­не бел­де­рә­сем ки­лә, – дип бил­ге­ләп үт­те Илья Зу­ев.

Мар­сель Мин­га­ли­мов та бу ФАП­ның ки­рәк­ле­ген ас­сы­зык­ла­ды:

– Фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты Си­до­ров­ка­да бик ки­рәк. Би­ре­дә ни­гез­дә өл­кән яшь­тә­ге ке­ше­ләр яши. Алар­га кан бы­сы­мын үл­чәү өчен дә, укол ка­дау өчен 2-нче ши­фа­ха­нә­гә ба­рыр­га ки­рәк иде. Хә­зер бо­лар­ның ба­ры­сын да үз­лә­рен­дә ге­нә эш­ләр­гә мөм­кин бу­ла­чак, – ди ул. 

Фельд­шер-аку­шер­лык пунк­тын­да авы­ру­лар­ны ка­бул итү, про­це­ду­ра, ха­тын-кыз­лар­ны тик­ше­рү ка­би­нет­ла­ры бар. Шә­һәр­дәш­ләр­гә ме­ди­ци­на яр­дә­мен 2-нче ши­фа­ха­нә фельд­ше­ры Фи­рая Шу­га­по­ва күр­сә­тә­чәк. Ул шул ук ши­фа­ха­нә­нең врач-те­ра­пев­ты Ну­рия Сә­лә­хо­ва бе­лән ты­гыз эш­ли­я­чәк.

– Бу по­се­лок­та яшә­ү­че­ләр­дән без­нең ши­фа­ха­нә­гә 400 ке­ше бер­ке­тел­гән, шу­лар­ның 170-е – өл­кән яшь­тә­ге­ләр. Би­ре­дә бу со­ци­аль объ­ект бик ки­рәк иде. Чөн­ки мин авы­ру­лар­га төр­ле укол­лар бил­ге­лә­гәч, алар 2 нче ши­фа­ха­нә­гә ки­лер­гә мәҗ­бүр иде. Ко­ро­на­ви­рус ва­кы­тын­да, бу кур­кы­ныч, – ди Ну­рия Хам­ба­лов­на.

– Би­ре­дә Си­до­ров­ка, Су­ар по­се­ло­гын­да һәм шәх­си йорт­лар­да яшә­ү­че ке­ше­ләр мө­рә­җә­гать итә ала­чак, – ди Фи­рая Шу­га­по­ва. – Ке­ше­ләр­гә та­биб­ка ке­рү өчен ал­дан язы­лыр­га ки­рәк. Өл­кән бу­ын ке­ше­лә­рен бу бик кур­кы­та, чөн­ки алар­ның ба­ры­сы да Дә­ү­ләт хез­мәт­лә­ре пор­та­лын­нан кул­ла­на бел­ми. Ә би­ре­гә алар языл­мый­ча да ки­лә ала. 

Фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты ки­рәк­ле ме­ди­ци­на җи­һаз­ла­ры  бе­лән тә­э­мин ител­гән.

– Ми­ңа 72 яшь. Соң­гы ва­кыт­та кан ба­сы­мы уй­ный баш­ла­ды, – ди Та­ма­ра Куд­ря­шо­ва. –  Та­биб ми­ңа укол­лар бил­ге­лә­де. Һәр көн 2нче ши­фа­ха­нә­нең про­це­ду­ра ка­би­не­ты­на йөр­дем. Ә хә­зер би­ре­дә ге­нә ала­чак­мын.  То­ра ба­ра при­вив­ка­ны да мон­да яса­тып бу­лыр дип ыша­нам. 

“Си­до­ров­ка” тер­ри­то­ри­аль иҗ­ти­ма­гый үзи­да­рә рә­и­се Ан­на Рат­ни­ко­ва­ның да шат­лы­гы йө­зе­нә чык­кан:

– Җи­тәк­че­лә­ре­без­гә зур рәх­мә­тем­не бел­де­рәм. Бу пун­ктны без бик озак көт­тек, – ди ул. – Си­до­ров­ка, Су­ар по­се­лок­ла­рын­да, шәх­си сек­тор­да яшә­ү­че­ләр ара­сын­да өл­кән бу­ын ке­ше­лә­ре бик күп. Хә­зер алар ки­рәк­ле ме­ди­ци­на яр­дә­мен би­ре­дә ге­нә ала­чак.

Фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты үз эшен 1 ап­рель­дә баш­лый.

 

Фото: Зөһрә Вәлитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев