Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының “Тэмпо” оешмасында кимчелекләр табылган

Экологлар Чаллының “Тэмпо” оешмасында кимчелекләр табылуы турында хәбәр итә.

Соңгы ара якын-тирәдә урнашкан поселокларда яшәүчеләрдән начар ис килә дигән сүзләр ишетелә башлагач, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре оешмада тикшерү үткәргән. Җайланмаларны тикшерү барышында чистарту корылмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Заводта дымосос урнаштыру сафтан чыккан, бу исә,үз чиратында, фильтрларны сафтан чыгаруга китергән. Төгәлсезлекләрне вакытында рәткә салмау атмосфера һавасының пычрануына зыян китерә.

Предприятие җитәкчелеге адресына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә чыгарылган, шулай ук административ беркетмә дә төзелгән. Нәтиҗәдә, заводта газ чистарту системасы реконструкцияләнгән. Тиз арада тузан субмикрон өлешләрен әзерли торган юка чистартуның махсус нәтиҗәле фильтрлары куелган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев