Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының ветераннар өчен госпиталенә баш табиб билгеләнде

Сугыш ветераннары өчен госпитальнең җитәкчесе итеп, элек сәламәтлек саклау идарәсендә эшләгән Резеда Мәүҗүтова билгеләнде.

Резеда Ришат кызы ике югары белемгә ия. «Медицина-профилактика эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын һәм «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

Резеда Мәүҗүтованың хезмәт карьерасы Яр Чаллы белән бәйле. Диплом алгач, ул дәүләт эпидемиология күзәтчелеге үзәгендә табиб, аннан соң бүлек мөдире, Роспотребнадзорның баш белгеч - эксперты булып эшли башлый. Федераль һәм халыкара дәрәҗәдә (Мәскәү, Франция) медицина өлкәсендә эш тәҗрибәсе бар. 2017 елның гыйнварыннан башлап Сәламәтлек саклау идарәсенә җитәкчелек вазыйфасына чакырылды.

 

http://nabchelny.ru/news/34940

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев