Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Чаллы–яшелчә” дә эш гөрли

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре башланды. Кемнәрдер тәрәзә төпләренә кыяр, помидор үсентеләре утыртса, икенче берәүләр кишер, бәрәңге орлыкларын да барлый башлаганнардыр инде. “Чаллы-яшелчә” хуҗалыгын да бу эшләр инде күптән гөрләп бара.

4359 гек­тар җир­не тәш­кил ит­кән ба­су­да бы­ел да яшел­чә һәм бөр­тек­ле үсем­лек­ләр үз урын­на­рын ала­чак. Шу­шы җир­нең 410 гек­та­рын­да уҗым чә­чел­гән, ә кал­га­ны яшел­чә­ләр өчен исәп­лән­гән. Һәр ел­ны ба­су­да 50 гек­тар кә­бес­тә, 40 шар чө­ген­дер бе­лән ки­шер һәм 70 гек­тар җир бә­рәң­ге өчен кал­ды­ры­ла.

Бү­ген­ге­се көн­дә кә­бес­тә ин­де чә­чел­гән, алар ур­та­ча тем­пе­ра­ту­ра 20 гра­дус­ны тәш­кил ит­кән теп­ли­ца­лар­да үсә­ләр. Май­ның 15 лә­ре­нә алар­ны ба­су­га кү­че­реп утыр­тыр­га план­лаш­ты­ра­лар.

“Чал­лы-яшел­чә”аг­ро­фир­ма­сы җи­тәк­че­се Ри­шат Ха­тый­пов сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, кә­бес­тә бе­лән бер­рәт­тән ки­шер, чө­ген­дер ор­лык­ла­ры кай­тар­тыл­ган, бә­рәң­ге­ләр дә әзер.

“Ор­лык­лар­ны ба­ры­сын да җи­тәр­лек итеп әзер­ләп куй­дык. Без­дә ни­гез­дә сый­фат­лы, “эли­та”, “су­пер эли­та” ке­бек се­ме­на­лар гы­на. Ор­лык­лы куль­ту­ра­га кил­гән­дә дә шул ук, ар­па, со­лы, бо­дай ба­ры­сы да җи­тәр­лек. Ал­дан әзер­ләп куй­мый­ча бул­мый бит. Әле шу­шы көн­нәр­дә ге­нә 51 кг аш­ла­ма кай­тарт­тык. Ул бөр­тек­ле үсем­лек­ләр­гә дә, яшел­чә­ләр­гә дә бик ки­рәк, шу­ңа ан­нан баш­ка гы­на эш­не баш­ка­рып бул­мый.

“Ар­ба­лар­ны кыш­тан әзер­лә”, – ди­гән ке­бек, кыр эш­лә­рен­дә дә авыл ху­җа­лы­гы тех­ни­ка­ла­рын бе­рен­че­ләр­дән бу­лып тик­ше­рә баш­лый­лар. “Без­дә тех­ни­ка бе­лән проб­ле­ма­лар юк. Бер ел ал­дан ба­ры­сын да кай­гыр­тып, тө­зә­тә­сен тө­зђ­тәп ку­я­быз, шу­ңа кү­ңе­ле­без ты­ныч”, – ди эш­че­ләр.

Аг­ро­фир­ма 2017 ел ба­шын­да яңа са­бан­нар, 2016 ел­да 3 трак­тор һәм чәч­кеч­ләр бе­лән тә­э­мин ител­гән. Бы­ел исә алар яңа аг­ри­гат­лар һәм сип­тер­геч­ләр алыр­га план­лаш­ты­ра­лар.

Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, һәр авыл җир­ле­ген­дә эш­че кул­лар җит­мәү, яшь­ләр­нең күп­ләп шә­һәр­гә ки­түе бү­ген зур проб­ле­ма­лар­ның бер­се бу­лып то­ра. Ри­шат Сә­хә­бет­ди­но­вич сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, алар­ның оеш­ма­сы­на да бу мәсь­ә­лә ка­гы­лып ал­ган, лә­кин чи­ше­ле­шен бик тиз тап­кан­нар.

“Элек ке­ше­ләр күп­ләп шә­һәр­гә агы­ла иде, хә­зер исә хә­лләр уңай як­ка үз­гәр­де. Чөн­ки без күп­ләп өй­ләр са­ла­быз. Мә­сә­лән, уз­ган ел 6 йорт сал­дык. Бүген­ге көн­дә хәт­тә шә­һәр­дән мон­да эш­кә ки­лә­ләр дип тә го­рур­ла­нып әй­тә ала­быз. Чөн­ки эш­кә ур­на­шу бе­лән без алар­ны яңа са­лын­ган йорт бе­лән тә­э­мин итә­без, ә алар үз чи­рат­ла­рын­да, авыл ху­җа­лы­гын­да 15 ел эш­ләр­гә ти­еш бу­ла­лар. Кил­гән­нәр­нең бер­се дә ки­тђр­гә ашык­мый. Бы­ел гы­на әле ме­нә 3 яшь пар кай­тып ур­наш­ты. Шә­һәр якын, мәк­тә­бе, эше, кот­тед­жы, 12 гек­тар җи­ре бар. На­чар ме­ни?!”,- ди “Чал­лы-яшел­чә” оеш­ма­сы җи­тәк­че­се.

Бы­ел­гы уңыш­ның күп­ме бу­ла­сын тө­гәл ге­нә әй­теп бул­мый. Но­ябрь, де­кабрь­дә явым-тө­шем­нәр аз бул­ды. Сы­на­мыш­лар­га күз сал­сак, бу ике ай май һәм июнь бе­лән тәң­гәл ки­лә, ди­мәк, әле­ге ай­лар да яң­гыр­лар­сыз, ко­ры бу­лыр­га мөм­кин. Лә­кин “Чал­лы-яшел­чә” оеш­ма­сы бы­ел да сы­на­тыр­га җы­ен­мый. Ор­лык­лар­ны ир­тә­рәк, дым күп бул­ган­да чә­чеп ка­лыр­га ты­ры­ша алар. Үт­кән ел­ны кыр эш­лә­рен 24 ап­рель­дә баш­лап җи­бәр­гән бул­са­лар, бы­ел шу­шы көн­нәр­дә алар күп ел­лык үлән­нәр­не тыр­ма­лау эш­лә­рен баш­лап җи­бәр­гән­нәр ин­де.

Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев