Шəhри Чаллы

«Чишмә» халыклар дуслыгы йортында капиталь ремонт башланды

Хәзерге вакытта сүтү һәм түбә ябу эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез, «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты 2000 елда ачылды. Бинада шәһәрдә булган барлык милли берләшмәләр урнашкан, аларның һәркайсының милли стильдә бизәлгән үз бүлмәсе бар. Моннан тыш, халыклар дуслыгы йортында 220 урынга исәпләнгән тамаша залы, чәйханә, 50 һәм 70 урынга исәпләнгән тантаналар заллары бар.
«Чишмә» халыклар дуслыгы йорты коллективы милли берләшмәләр белән берлектә, шәһәрдә яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга юнәлдерелгән зур эш башкара.

http://nabchelny.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: