Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханга керү өчен коронавируска тест узачакмы

Чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм оештыручыларга Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына тест узарга кирәк булмый.

Бу хакта туры эфирда Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анзор Музаев әйтте. «Роспотребнадзор һәм Рособрнадзор методичкаларында мондый киңәш юк. Ягъни, массакүләм рәвештә анализлар бирү, үзең белән белешмәләр алып килү мәҗбүри түгел, мондый таләп юк. Шуңа күрә тынычлап имтиханга әзерләнегез, үзегез белән паспорт һәм гельле кара ручка алырга онытмагыз», — дигән Музаев туры эфирда чыгарылыш укучыларының сорауларына җавап биреп.   

Бердәм дәүләт имтиханын оештыручыларга да коронавируска тест узарга кирәкми диде ул.    

Чыганак: Матбугат. ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев