Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чүп ташласаң, машинаңны алып калачаклар

Чаллыда чүп-чар калдырып китүче машина хуҗаларына яу башланды.

Чаллыда шәһәрне чистарту һәм яшелләндерү буенча икеайлык игълан ителде. Аның кысаларында кагыйдә бозучыларга карата да игътибар артачак. Аеруча юлда чүп-чар калдырып китүчеләргә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

-    Тиешсез урында чүп-чар калдырып китүче гражданнарга 10-15 мең сум штраф каралган. Бу автомобиль, мотоцикл хуҗаларына кагыла. Моңарчы да кагыйдә бозган булсалар, 40-60 мең сум штраф салыначак. Зур оешмаларга штраф күләме - 30-50 мең сум. Моңарчы да чүп түгеп тотылган булсалар, 60-100 мең сум түләячәкләр, - дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

Трактор, йөк машиналары йөртүчеләренә дә штрафлар билгеләнде. Гражданнарга - 40-50 мең сум, оешма җитәкчеләренә 100-120 мең сум каралган. Моңарчы да кагыйдә бозган булсалар штраф күләме бермә-бер артачак. Алай гына да түгел, машинаны алып калачаклар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чүплек шәһәрне чистарту һәм яшелләндерү