Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Да­ча­ны са­тып ал­ган­да та­тар­стан­лы­лар 260 мең сум­га ка­дәр ак­ча­ны ки­ре кай­та­ра ала

Әгәр йорт 2019 ел­да яки соң­рак рәс­ми­ләш­те­рел­гән бул­са, са­лым чи­ге­рүе би­ре­лә­чәк. Кай­та­рыр­га мөм­кин бул­ган мак­си­маль сум­ма 260 мең сум тәш­кил итә.

 

«Да­ча ам­нис­ти­я­се»нең га­мәл­дә бу­лу сро­гы чи­рат­та­гы тап­кыр озай­тыл­ды, ул 2021 ел­ның 1 мар­тын­да бе­тәр­гә ти­еш иде. Мон­нан тыш, да­ча­ны са­тып ал­ган ва­кыт­та са­лым чи­ге­рүе ак­ча­сын рәс­ми­ләш­те­рер­гә бу­ла. «Бер­дәм Рос­сия» ка­бул итү бүл­мә­се Instagram-ак­каун­тын­да Та­тар­стан бак­ча­чы­лык һәм яшел­чә­че­лек бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр өчен әле­ге һәм баш­ка яңа­лык­лар ту­рын­да РФ Дә­ү­ләт Ду­ма­сы де­пу­та­ты Ай­рат Фәр­ра­хов сөй­лә­де.

 

«Граж­дан­нар­ның шәх­си бак­ча һәм то­рак йорт­лар­га хо­кук­ла­рын рәс­ми­ләш­те­рү­нең га­ди­ләш­те­рел­гән тәр­ти­бе та­гын биш ел­га — 2026 ел­ның 1 мар­ты­на ка­дәр озай­тыл­ды. „Да­ча ам­нис­ти­я­се“ баш­лан­ган­нан бир­ле 14 млн кү­чем­сез ми­лек объ­ек­ты рәс­ми­ләш­те­рел­гән. Бак­ча­чы­лар һәм яшел­чә­че­ләр шир­кәт­лә­ре поч­та элем­тә­се һәм үз әгъ­за­ла­ры­на хә­бәр итү чы­гым­на­рын алып ба­ру­дан азат ител­де. Бу ак­ча­ны ян­га кал­ды­рыр­га һәм алар­ны баш­ка мак­сат­лар­га юнәл­де­рер­гә мөм­кин­лек би­рә­чәк. Та­гын бер яңа­лык - са­лым чи­ге­рүе ак­ча­сын алу мөм­кин­ле­ге», - ди­де пар­ла­мен­та­рий.

 

Элек са­лым хез­мәт­кәр­лә­ре да­ча­ны са­тып алу бе­лән бәй­ле рә­веш­тә ке­рем са­лы­мын­нан ак­ча­ны ки­ре кай­та­рыр­га ты­ры­шу­чы­лар­ның ба­ры­сы­на да кат­гый рә­веш­тә баш тарт­кан, чөн­ки бак­ча ки­шәр­лек­лә­рен­дә йорт­лар то­рак са­тып ал­ган­да ми­лек­кә са­лым чи­ге­рүе кай­та­ру шарт­ла­ры­на ту­ры кил­мә­гән.

 

2020 ел­ның сен­тяб­рен­дә РФ Фи­нанс ми­нис­тр­лы­гы яңа аң­лат­ма­лар бас­ты­рып чы­гар­ды. Алар ни­ге­зен­дә әгәр йорт 2019 ел­да яки соң­рак рәс­ми­ләш­те­рел­гән бул­са, са­лым чи­ге­рүе би­ре­лә­чәк. Кай­та­рыр­га мөм­кин бул­ган мак­си­маль сум­ма 260 мең сум тәш­кил итә.

 

Мон­нан тыш, уз­ган ел­ның ма­ен­да «Рос­сия граж­дан­на­ры та­ра­фын­нан үз их­ты­яҗ­ла­ры өчен бак­ча­чы­лык һәм яшел­чә­че­лек алып ба­ру ту­рын­да»гы за­кон­га үз­гә­реш­ләр кер­тел­де. Бак­ча­чы­лар бак­ча­чы­лык шир­кәт­лә­ре чик­лә­рен­дә ур­наш­кан го­му­ми фай­да­ла­ну­да­гы кү­чем­сез ми­лек объ­ект­ла­ры­на хо­кук­лар­ны дә­ү­ләт тер­кә­ве ту­рын­да га­ри­за би­рү өчен шир­кәт­нең бер вә­ки­лен сай­лый ала. Ул рә­ис бул­мас­ка ти­еш. Шу­лай ук бак­ча­чы­лар яңа се­зон­да җы­е­лыш­лар­да элек­трон ча­ра­лар яр­дә­мен­дә чит­тән то­рып, әй­тик, ин­тер­нет сайт­ла­рын­да, та­выш би­рә ала. Бер як­тан, яңа­лык җы­е­лыш­лар үт­кә­рү тәр­ти­бен га­ди­ләш­те­рә, икен­че як­тан - бер­кет­мә­ләр­не фаль­си­фи­ка­ци­я­лә­ү­гә юл куй­мый.

 

Фото:Зөһрә Вәлитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев