Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават Фәтхетдинов: «Флера Хөрмәтова кебек уйнаучы юк!»

Бүген бөтендөнья татарларын биеткән легендар гармунчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Хөрмәтованың күркәм юбилее.

"Энергетик" мәдәният сарае хезмәткәрләре: шәһәрнең мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева, курайчы Рөстәм Фәттахов, Сарман якташлык җәмгыяте рәисе Алмаз Ишморатов, җырчы-эшмәкәр Илфас Гарифҗанов аны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Флера Хөрмәт кызы Хөрмәтова  - Татарстан сәнгатендә исеме алтын хәрефләр белән языла торган шәхес. Аның кебек хромка, тальян, баян, гармунда оста уйнаучы юк дисәм дә ялгыш булмас. Аны халык та, сәнгать әһелләре дә бердәй яратты, хөрмәт итте. Татарстанның халык артисты Салават  Фәтхетдинов аны үзенең концертларына чыгыш ясарга чакыра иде. Шуларның берсендә җырчы аңа югары бәя биреп: «Флера Хөрмәтова кебек хромкада оста уйнаучы ир-ат юк», - дигән иде.

Флера апаның бер гармуны  - Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылындагы Хәния Фәрхи музеенда да кадерле экспонат. Аны яраткан җырчыбызга ире Габделхәй Биктаһиров бүләк иткән иде.  
Флера Хөрмәтова - танылган гармунчы, баянчы гына түгел, бик күп талантларга канат куйган шәхес тә. Ул җитәкләгән "Җәүһәр" ансамблендә йөргән Марат Фәйрушин, Илнур Гомәров һәм башкалар бүгенге көндә сәнгатьтә үз урыннарын тапкан чын талантлар...
Флера Хөрмәтованы без "Шәһри Чаллы" редакциясе коллективы да бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәт һәм бәрәкәтле гомер телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм юбилей гармунчы