Депутатлар ярдәм итте
Г. Тукай исемендәге яр буенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында сертификатлар тапшыру тантанасы узды.
Комсомол районы хакимияте ТР Дәүләт һәм Шәһәр Советы депутатлары белән берлектә, сертификатлар әзерләгән. Алар ярдәмендә аз керемле гаиләләр мәктәпкә кирәкле товарларны сатып алачаклар.
Игелек акциясендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Марсель Мингалимов һәм Андрей Фомичев, Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров, Таһир Сөнгатуллин, Виталий Агапов, Рубин Бадиков, Сергей Хлебников, Евгений Залогин катнашты. Бу юлы күпбалалы гаиләләрдән 25 бала канцелярия товарлары кибетенә сертификатлар алды.
Фото: http://nabchelny.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев