Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Диана Сәфәрова үлемендә шикле кеше турында яңа мәгълүмат бар

Прокуратура җинаять эшен судка тапшырды.

9 майда Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның туганы, танылган блогер Диана Сәфәрова юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды (монда яздык).

Шушы көннәрдә Башкортостан прокуратурасы юл-транспорт һәлакәте турындагы җинаять эшен судка тапшырды. Прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында гаепләнүченең исерек килеш руль артына утыруы ачыкланган. Ул зур тизлектә барган һәм дистанцияне сакламаган. Бу Диана йөрткән «Хонда Цивик»ның баганага килеп бәрелүенә сәбәп булган. Исегезгә төшерәбез, 3 бала әнисе шунда ук җан бирде. Авариядә гаепле дип саналган кеше һәлакәт урыныннан качып китте.

Фаҗига 2023 елның 9 май төнендә Башкортстанның Чишмә бистәсендә Революцион урамында килеп чыкты. Диана Сәфәрова Чишмәдә яшәгән, кызы Аишәне, ике игезәк уллары Сәлмән белән Сәидне тәрбияләгән. Хәзер балаларны Диананың әти-әнисе тәрбияли. Әбиләренең энесе, популяр җырчы Әнвәр Нургалиев та даими ярдәм итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига үлем-китем Диана Сафарова Анвар Нургалиев