Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Популяр җырчы гаиләсендә зур кайгы

Аның якын туганы фаҗигале төстә һәлак булган.

Татар дөньясына кайгылы хәбәр килеп иреште.

Бүген төнлә автомобиль һәлакәтенә эләгеп, популяр җырчы, Татарстанның атказанган һәм Башкортостанның  халык артисты Әнвәр Нургалиевның апасының кызы, яраткан туганы, танылган блогер Диана Сафарова һәлак булган. 

Танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова хәбәр итүенчә, аның юлын «кискән»нәр, Диана баганага бәрелеп, һәлак булган.

Ул 9 майга авылга кайта торган булган. Әнвәр Нургалиев: «Туганым, китмә,  дигән идем бит», - дип язып, бергә төшкән соңгы фотосы куйган. 

Диана - әти-әнисенең бердәнбер баласы иде. Аңа  32 яшь иде. Аның Салман, Саид исемле игезәк улларына –  5 яшь, кызы Аиша - беренче сыйныф укучысы.

Диана Рәшит кызы бик игелекле кеше иде. Ул чирле балаларга ярдәм итте. Махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтергә дә барган иде. 

Соңгы вакытта: «Әти-әнине уңайлы тормышта яшәтәсем килә», – дип туган йортына ремонт ясатты. 

Уфада өч бүлмәле фатир алган иде. Бакчасын сатып, шул фатирына ремонт ясатырга җыенды. 

Көтелмәгән коточкыч хәл, танылган блогер Диананың барлык планнарын җимерде.  Бу коточкыч хәбәрдән блогерлар Гүзәл Хөснетдинова, Галлям, Юля Нәбиева, Гүзәл Вәлиәхмәтова үзләренең шок хәлендә икәнлекләрен хәбәр иттеләр. «Аллаһы Тәгалә яхшыларны үзенә ала. Иң авыры – балаларга әниең башка юк дип әйтү», – дип яздылар.

Диананың әнисе Рәисә ханымга, әтисе Рәшиткә, якыннарына, туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен. Урыны җәннәттә булсын. 

Фото/ Диана Сафарованың «Вконтакте» битеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

21

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу ЮХИДИ фаҗига Гүзәл Хөснетдинова Юля Нәбиева Галлям Гөлия Вәлиәхмәтова