«Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясендә Чаллы егете Дилүс Хуҗәхмәтов белән Альбина Шагалиева «Адәмнәр» спектаклендәге рольләре өчен «Тантана» премиясенә лаек булдылар.
Алар спектакльдә икәү уйныйлар. Бу Дилүснең – бишенче «Тантана» премиясе.
Шунысын да әйтергә кирәк, Илгиз Зәйниевның «Адәмнәр» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. Ул шушы көннәрдә Мәскәүдә күрсәтеләчәк.
Нет комментариев