Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Диспансеризациянең сыйфатын арттырырга кирәк

Чаллыда хезмәткә яраклы кешеләр арасында үлем очраклары арткан.

Чаллының сәламәтлек саклау идарәсенең узган елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә ТР Сәламәтлек Саклау министры Марсель Миңнуллин хезмәткә яраклы кешеләр арасында үлем очракларының артуын билгеләп үтте. 

«Диспансеризацияне күп кеше үткән, әмма аның сыйфатын арттырырга кирәк. Хезмәткә яраклы кешеләр арасында үлем очракларының артуы шуның белән аңлатыла. Өйдә үлгән кешеләр арасындагы үлем очракларын анализласак, алар хастаханәләрдәгегә караганда күбрәк булыр иде. Моңа да диспансеризациянең сыйфаты да, эшкә сәләтле кешеләрнең аны үтәмәүләре дә йогынты ясый. Эшли торган кешеләр диспансеризация үтәргә ашыкмыйлар. Шуңа күрә хезмәт урыннарына барып тикшерү уздыруны арттырырга кирәк», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем сәалмәтлек саклау