Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәүләт премиясенең быелгы лауреаты Факил Сафинны хөрмәтләүләр дәвам итә.

Факил Сафинны Чаллы мэры Наил Мәһдиев котлады.

Шәһәрдәшебез, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы лауреаты Факил Сафинны хөрмәтләүләр дәвам итә. Аны Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә котлады.

“ Сез – әдәбият дөньясында кайнап яшәүче, халык күңеленә якын әсәрләр иҗат итүче күренекле әдип, киңкырлы шәхес. Озак еллар дәвамында төрле матбугат басмаларына һәм Яр Чаллы язучылар оешмасына җитәкчелек итеп, зур иҗтимагый эшчәнлекне алып барасыз. Яшь каләм тибрәтүчеләрне киң иҗат мәйданына чыгаручы чын остаз да. Халкыбызда, бигрәк тә яшь буында әдәбиятка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләп, шәһәребезнең социаль - мәдәни үсешенә биниһая зур өлеш кертәсез.

Иҗатыгыз киләчәктә дә гөрләп барсын, хезмәтегезнең күркәм нәтиҗәләре Сезне яңа казанышларга рухландырсын!”- диелә мэр котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау факилсафин