Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дуңгыз гриппы килә

Бүгенге көндә Чаллыда 200гә якын кеше дәвалана.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев гриппның куркыныч төре көтелүен әйтте. «Фаразлар буенча H1N1 – дуңгыз гриппы көтелә. Ул кеше өчен дә куркыныч тудыра. Әлеге катлаулы чир 2009 елда булган иде. Шуңа күрә беренче чиратта 65 яшьтән өлкәннәр, йөкле хатыннар һәм балалар вакцина ясатырга тиешләр. Бу алар өчен генә түгел, туганнары һәм гаиләләре өчен дә мөһим», – диде табиб.

Сүз уңаеннан, шифаханәләрдә ковид һәм гриппка каршы вакцина ясатып була. Махсус бригада вакцинаны хезмәт коллективларына да барып ясый. Бүгенге көндә йогышлы авырулар хастаханасендә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә һәм 2нче хастаханәдә барлыгы 200гә якын кеше ковидтан дәвалана.

фото: https://infosmi.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп