Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Е - сommerce базары чаллылыларга буйсына

E-commerce базары югары тизлек белән үсә. Маркетинг белән хезмәттәшлекне нидән башларга һәм үз урыныңны ничек сайларга? Бу хакта ИТ - паркта "Кайнау ноктасы - Яр Чаллы" дип исемләнгән укытуда сөйләделәр.

Курс спикеры: Анна Шәфигуллина – OZON, Яндекс.Маркет һәм 30 + Россия һәм чит ил маркетплейсларының технологик партнеры булган СеллерМАРКЕТка нигез салучыларның берсе. E.COM академиясе укытучысы һәм эксперты уңышлы сату стратегияләре турында сөйләде, эре брендларны мөстәкыйль рәвештә алга этәрергә ярдәм итте, перспективалы юнәлешне ничек үзләштерергә кирәклеген күрсәтте.
Чара барышында аңлатылачак төп темалар булды: e-commerce базарына күзәтү ясау, маркетплейска чыгу өчен беренче адымнар, сатуны ничек автоматлаштырырга, яшь сатучыларга очрый торганкатлаулы мәсьәләләр.
Укулар эшмәкәрләр, товар җитештерүчеләр, интернет-маркетологлар һәм маркетплейслар белән эшләргә теләүчеләр өчен файдалы булды.

 

Фото: evolution-ru.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: айти технологияләр