Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ел дәвамында пенсияләрне планлы һәм планнан тыш рәвештә арттыру

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды искәрткәнчә, пенсиянең артуы 80 яшькә җитү, Төньякта стаж туплау яки эштән азат ителү кебек вакыйгалар теркәлгән даталарга бәйле түгел, һәм алар тиешле шартлар туганда пенсионерларга билгеләнә.

Пенсионерга 80 яшь тулу белән бәйле түләүләрнең артуы шушы яшькә җиткәч билгеләнә. Шул ук вакытта пенсионерның үзенә өстәмә акча алу өчен берни дә эшләргә кирәкми – Пенсия фонды аны булган мәгълүматлар буенча автомат рәвештә билгели.
Шулай ук әгәр эшләүче пенсионерның төньякта яңа стажы барлыкка килә икән, пенсияне арттыру билгеле бер датага бәйле түгел.  Бу очракта Пенсия фондына раслаучы документлар белән гариза тапшырырга гына кирәк, шуннан соң түләүләр яңа айдан күчереләчәк.
Искәртеп узабыз, төньяк стажга ия кешеләр, яшәү урынына карамастан, вакытыннан алда пенсиягә, 5 елга иртәрәк, чыгарга һәм өстәмә түләүләр алырга хокуклы. Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен төньяк стажның минималь күләме – Ерак Төньякка 15 ел һәм тигезләштерелгән урыннарда 20 ел тәшкил итә. Шул ук вакытта иминият стажы буенча таләпләр хатын-кызлар өчен 20 ел һәм ир-атлар өчен 25 ел тәшкил итә. Әгәр төньяк стаж тулысынча булмаса, пенсияне билгеләү яше төньяк төбәктә эшләгән һәр ел өчен кими.
«Моның белән беррәттән ел дәвамында яңадан исәп-хисаплар да бар, алар ел саен бер үк вакытта гамәлгә ашырыла. Әйтик, 1 гыйнварда, күпчелек пенсионерларның иминият пенсияләре индексацияләнгәндә яки 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча, социаль пенсияләрне дә кертеп, ел саен пенсияләр арта. 1 август - Пенсия фонды эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен, шулай ук алынган инвестиция кереме нәтиҗәләре буенча пенсия түләүләрен арттыручы  тагын бер шундый дата», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ел дәвамында фиксацияләнгән даталарда уза торган барлык яңадан исәп-хисапларны Пенсия фонды пенсионерлар тарафыннан мөрәҗәгать итмичә генә автомат рәвештә гамәлгә ашыра.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация